Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне үткәрелде

Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен бүген Теләче беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне үткәрелде.

 Балалар "Янгын чыгу сәбәпләре" дигән видеоролик карадылар, "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" белән таныштылар, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Тимерханов Л.М. "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" дигән әңгәмә үткәрде, табышмаклар бирде, күңелле эстафеталар уздырды. Кечкенәләр төркеме балалары белән «Янгын сүндерүчеләр» рольле -сюжетлы уенын уйнау тагы да кызыклы булды. Соңыннан Ленар Марселевич “Янгын куркынычсызлыгы сагында» диеп аталаган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясап балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев