Теләче Информ

Беренче урынны алып чемпион калдылар!

13-15 май көннәрендә Казан шәһәрендә волейбол үзәгендә 2021-2022 нче елгы "Мәктәп волейбол лигасы"ның республика бәйгесенең финал ярышлары узды.

Анда  безнен зона ярышларында беренче урынны алган  Гөлфия Мөхамәтвасил кызы  Җәләева һәм  Рәшит Хазинур улы Габделхаев җитәкчелегендә Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лиана Җәләева, Диана Җәләева, Чулпан Закирова, Гөлинә Габдериева, Айзидә Галиева, Айзидә Габдуллина, Айзилә Ганиева Айзиля,Зөһрә Мөхәмәтҗановалар үзләренең иң көчле команда икәнлекләрен күрсәтте - беренче урынны алып чемпион калдылар!  Алар, сентябрь аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия бәйгесендә, үз көчләрен кабат сынаячак. Уңышлар телик! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: