Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бергә бәйрәм итик!

Район мәдәният бүлегенең Яңа ел бәйрәме уңаеннан планлаштырылган чаралар графигы.

30 декабрь көнне район мәдәният йортының тамаша залында районыбызның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан “Яңа ел гаилә бәйрәме - бәйрәм итик әле” дип исемләнгән театральләштерелгән Яңа кичәсе тамашасы күрсәтеләчәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана. Соңыннан фойдеда биюле-җырлы, уен-көлкеле “Яңа елны каршылыйбыз” дигән күңел ачу чарасы үткәреләчәк.

31 декабрь көнне, 21.00 - 23.00 сәгатьләрдә, район мәдәният йорты фойесында  “Новогодняя западня” кичәсе, 1 гыйнвар көнне, 01.00 - 03.00 сәгатьләрдә, яшьләр өчен “Мороз зажигает” дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.

4 гыйнвар көнне, 13.00 сәгатьтә, район мәдәният йорты фойесында  балалар өчен “Случай зимнем  лесу” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрү планлаштырыла.

7 гыйнвар көнне, 19.00 сәгатьтә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Волшебный час Рождества” дип исемләнгән уен-көлкеле, биюле-җырлы концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

13 гыйнвар көнне, 19.00 сәгатьтә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Иске елны каршылаячакбыз. Бәйрәм программасы “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Яңа ел бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган мәдәни чараларга рәхим итегез. Килегез, күңелле булачак, һич үкенмәссез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев