Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без коррупция турында беләбезме?

Коррупция нәрсә ул, без аның турында беләбезме? Берәүләр аны ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, дип аңлатса, икенчеләр коммерцияле сатып алу, яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык алу, дип күзаллый. Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Уңай җаваплар көтәргә буламы? Шундый сораулар биреп район халкы белән аралашып алдык.

Теләчедән Рәйханә Мостафина:

- Иң беренче чиратта кешенең иманы нык булырга тиеш. Андыйлар ришвәтчелек йогынтысына бирешмиләр. Югыйсә, һәркем эшләгән өчен тиешле хезмәт хакын ала. Берәү дә берни сорамый. Рәхмәт йөзеннән нидер “биреп” кеше үзе үк аларны ришвәтчелек корбаны итә. Хастаханә юлын таптамаганнар сирәктер хәзер. Күптән түгел генә Казан хастаханәсендә булып кайтырга туры килде. Яхшы мөгамәлә, ачык, ягымлы караш... барысы да бар. Авыруны аякка бастыру өчен барын да эшлиләр. Чын күңелемнән рәхмәтемне әйттем, алар да изге теләкләре белән озатып калдылар. Менә бит бернинди ришвәтчелек тә юк.

 Теләче авылыннан Илнур Ибраһимов:

–Ришвәтчелекне укып аңласам да, күңелем, җаным белән кабул итә алмыйм. Үземнең дә андый хәлдә калганым, очрашканым юк.  Берничә ел элек ике кызым  9 сыйныфны тәмамлады. Икесе  дә  шәһәрдә уку йортларына документларын тапшырдылар. Беркем берни сорамады. Яхшы укыйсың икән, югары уку йортларына кергәндә “сул яктан” табылган таныш-белешләр кирәкми. Ришвәтчелеккә дә юл ябык.

Алан авылы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева:

- Коррупция, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Икенче чиратта, кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара. Акчасы күп булганнар нәрсә эшләгәнен белми, үзенең рәхәт тормышын һәм шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Әлеге темага багышланган чараларны мәдәният йортында укучылар, студентлар еш оештырабыз.

Беренче балалар бакчасы мөдире Алисә Дәүләтшина:

   -Балалар бакчасында  әлеге темага карата өлкән төркем белән рәсем бәйгеләре үткәрәбез. Сабыйлар бик теләп катнашалар. Моннан тыш балаларга аңлаешлы телдә коррупция төшенчәсенең ни икәнен дәресләр үткәреп аңлатабыз.

Райондашларыбыздан алынган сораштырулардан әнә шулар мәгълүм булды. Ришвәтчелек дигән афәтне арабызга үткәрмисе иде. Берничә елдан коррупция дигән колакка ят сүз дә ерак үткәндә, сүзлекләрдә генә калыр әле. Шулай булсачы!

Зөлфия Ибраһимова.

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев