Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без сериал геройлары

Районыбызда җәй айларында “Яңа гасыр” каналының “Алмаш” сериалын төшерү барды. Вакыйгаларның күпчелек өлеше Алан авыл җирлегендә барды. Шулай ук Иске Җөри, Теләче, Шәтке авыл җирлекләрендә дә артистларыбыз булды. Туган ягыбызның сихри матурлыгы, хуҗалыкларда кайнаган эш процессы тарих битләренә уелып калды. Ярты район халкы кадрга кереп, үзләрен артист ролендә сынап карады дисәң дә ялгыш булмас.

Заманча авыл тормышын яктырткан сериалда уйландыра, шул ук вакытта елмайта торган урыннар да бик күп. Фильмның төп геройлары игезәкләр. Аның берсе  гади тормыш белән көн итә, икенчесе калада яши. Бай кеше. Авылга кайтмыйм дип киткән егет, авылны күреп сүзсез кала. Менә көткән  көн килеп җитте, район халкы белән район мәдәният йортында теләчеләргә фильмның ике сериясен тәкъдим иттеләр. Бер сулышта каралды. Геройлар бик оста итеп уйнап, үзләре дөньясына алып та кереп китте. Үзебезнең тормышның  эченнән алынган вакыйгалар уйландырды.  Кадрларда үзебезнең райондашларны күрү дә, сериалны безгә тагын да якынрак итте. 

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов: “Бик дулкынланып, һәр серия безнең бала кебек.  Бала ничек атлап китәр, йөрер, халык  ничек кабул итәр. Күп көч куйдык, ышанам, тамашачыларга ошар дип уйлыйм, тормышның чынбарлыгын күрсәтергә тырыштык”, - диде. 

20 серияле “Алмаш”  сериалы ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм  Татарстан  Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган теленнәрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәм белән төшерелде.

Эльмира  Әхмәтҗанова

Бу хакта тулырак: район матбугатыннан укып таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев