Бездә төшерелүе белән кадерле
Бүген, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә районыбыз биләмәсендә, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә, җыры кала» әсәре буенча төшерелгән телесериалның презентациясе булды.
Чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты һәм баш режиссёр Александр Далматов җитәкчелегендәге төшерү төркемен, профессиональ артистларны һәм районыбызның үзешчән артистларын 28 апрельдә башланачак премьера белән котлады. Соңыннан фильмның баш режиссёры Александр Далматовка, телесериалда төшкән артистларга- Татарстанның Халык артистлары Хәлимә Искәндәровага, Олег Фазылҗановка, әсәрнең авторы Мөхәммәт ага Мәһдиевның кызы Гәүһәр ханымга Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алар үз чиратларында сүз алып, эш процессы барышындага истәлекләр белән уртаклаштылар, һәр эштә хәерхаклы булган Теләче районы халкына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев