Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безгә язалар. Апаларым мәңге яшәсен

7 август- апалар көненә багышлана

Гомеремдә алдап яшәмәдем,
Мин яшермим аны халкымнан.
Апаларым миңа иң кадерле,
Икесе дә алар - алтыннан.

Сезнең өчен ерак араларны,
Диңгез гизәргә дә әзермен.
Бер анадан туган балалар без,
Шуның өчен бик тә кадерле.

Икегезгә тигез итеп кенә.
Бәхетләрнең телим олысын.
Әнкәемнен , безнең өчен,- дигән,
Сездән алам йөрәк җылысын.

Бала чакның тирән эзе калган,
Сагынадыр туган яклар да.
Корыч кебек,  нык һәм якын булып,
Туганлыкны кирэк сакларга.

Мин - энегез, шуны тоеп яшим,
Гел саклыйсыз, җил һәм салкыннан.
Бар кешегэ шуны теләр идем,
Апаларың булсын алтыннан.

Минут саен минем сезгэ килә,
Сез кадерлем, - диеп дәшәсем.
 Аллам гына саулыкларын биреп,
Апаларым мәңге яшәсен.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре. Август.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X