Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнең белән кызыксыналар

Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.

Бүген форм кунаклары районыбызда уңышлы эшләп килүче  “Теләче сөт- май  комбинаты белән танышты. Комбинат үзләренең эш тәҗрибәләре хакында  җитәкчеләре  Раилә Хисматуллина  сөйләде. Теләчегә килгән делегация сыр, май ясау ысулларын үз күзләре белән күрде.

 Форум кунаклары арасында  Татарстан, Свердловск, Ленинград, Ставрополь өлкәсеннән, Казахстаннан, гомумән дөньяның кайсы гына илләреннән  юк иде. Алар  безнең комбинатта җитештерелгән продукцияне авыз итте, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.  Соңыннан,  кунаклар “Туган авыл ял итү” комлексында урнашкан музейда булды. Кунакларны районыбыз белән Теләче район Советының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов таныштырды.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев