Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнең җиңүчеләр

15 нче марта Теләче урта мәктәбе укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил , Дәүләтшин Ильназ, Ибраһимова Алисә, Ибраһимова Эльмира , Ибраһимова Рәмилә Халыкара фәнни – танып белү, иҗади - интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында Теләче урта мәктәбе егетләр командасы “ Дуслык” беренче урынны алды һәм җиңүче булды.

“ Йолдызлар” кызлар  командасы да унышлы чыгыш ясады һәм икенче урынны алды. Укучылар  сорауларга дөрес җавап бирделәр,   география , татар теле һәм әдәбияты фәннәрен  яхшы  белүләрен күрсәттеләр . Ярышта җиңгән өчен укучылар Гәлиәскәр Камал исемендәге дәүләт театрына һәм Габдулла Кариев  исемендәге яшь тамашачылар театрларына  спектакльләр  карарга чакырылдылар.  Укучыларны уенга  татар теле укытучылары  З.Н.Әсәдуллина ,  Р.Г. Гарипова  һәм  милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова  әзерләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда  да уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев