«Безнең ярдәм, игътибар кирәк!»
Хәзерге вакытта республиканың төньяк төбәгендә, шул исәптән безнең районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, “кош ашханәләре”н оештыру буенча экологик чаралар уза.
Дәрес вакытында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, тәрбиячеләр һәм укытучылар кошларны кышлатуның үзенчәлекләре һәм аларга ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйли. Әлеге чаралар һәр ел саен 15 гыйнварда билгеләп үтелә торган “Россиядә кышлаучы кошлар көне” Бөтенроссия экология бәйрәменә багышланган иде. Идарә белгечләре балаларга кышлаучы кошларны ничек кайгыртырга кирәклеген һәм туган якта кышлаучы кошларның төп үзенчәлекләре турында сөйләде. Дәрес барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, кошлар турындагы мәкальләрне ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды, шулай ук ребуслар чиштеләр, бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Кошлар корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштә безнең тугры дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез, аларга еш кына безнең ярдәм, игъти
бар кирәк. Әйдәгез, аларны кайгыртыйк! диде идарә белгечләре.
Бу көннәрдә мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әтиәниләре җимлекләр ясый, аларны әзерләнгән азык белән тутыра. Балалар мәгълүматны бик сизгер кабул итә, көн саен орлыклар, икмәк валчыклары, җимлекләр сибә, үз ашханәләрендә күреп куана. Кошларны дөрес ашату кебек кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте балалар белән аралашканда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш. Беренчедән, тукландыру вакытында чүпләмәскә, урамда полиэтилен пакетлар, тартмалар калдырмаска кирәк. Икенчедән, даими ашатырга, кошларны көн саен, бигрәк тә салкыннарда ризык белән тәэмин итү мөһим.
Әгәр дә кошларны бер үк урында, билгеле бер вакытта ашатсаң, тиздән алар үзләре дә бу вакытта кулга килә башлаячак. Мондый экочаралар балалар өчен әһәмиятле, чөнки әкияти персонажлар белән бергә үрелеп алып барылган чаралар, якты вакыйгалар аларның хәтерендә озакка саклана. Тәрбиячеләрнең дә канәгать калуын күрүе күңелле. Кошларны өстәлдәге ризык белән сыйлыйбыз. Иң мөһиме берничә төп кагыйдәне истә тоту зарур.
Иң яхшысы кыздырылмаган көнбагыш. Кошларга ипи бирергә ярамый дисәләр дә, кайчакта ризыксыз калдырганчы, ул да ярый. Кышын гаилә белән җимлек ясап элү, кошларны ашату бер яктан табигатькә ярдәм итү булса, икенче яктан, тәрбия чарасы да, мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү, җаваплылык хисе шундый эшләрдә чарлана.
Сүз уңаеннан. Быелгы кыш үзенчәлекле, кар катламы бик калын, явымтөшем дә мулдан. Кар күп булуын урам себерүчеләр, автомобиль йөртүчеләр генә түгел, канатлы дуслар – кошлар да авырлык кичерә икән. Тычканнар белән тукланучы ябалакларга быел аеруча кыенга туры килде. Быел миләш тә бик уңган иде дә, кошлар җимешләрен ашап өлгермәде шул, инде коелып утыра. Кышлык запасны көздән үк әзерләүче саесканнар белән каргалар үзләренең яшереп җыйган запасларын таба алмый интегә ди. Кар күмеп киткән. Карга чумып, шунда төн кунучы боҗыр, көртлек, суерларга мондый карлы кыш, киресенчә, файдага гына булды. Бүген кар катламының биеклеге 60 сантиметрга җитә. Моңа кадәр кар катламы 10 сантиметрдан артмаган кышлар да булды бит, – ди КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты, метеоролгия, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Кошлар димәктән, быел Татарстанда кара бүрекләр бик сирәк күзәтелгән. Ә менә миләш чыпчыклары күп.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев