Безнекеләр - дүртенче
17-19 март көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда 59 нчы тапкыр көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган республика ярышлары булып үтте.
45 команда, 350 дән артык көрәшче көч сынашкан мәртәбәле ярышта районыбыз җыелма командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Командалар беренчелегендә безнекеләр Әлмәт, Лаеш һәм Чаллы шәһәренең Комсомол районы командаларыннан азга гына калышып, дүртенче урынга лаек булды. Бер чемпионыбыз бар. Ул 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Ренас Кәлимуллин.
Көрәшчеләребезне чираттагы уңышлы чыгышлары белән ихлас котлыйбыз һәм киләсе ярышларда зур җиңүләр һәм имин бәйгеләр теләп калабыз. Киләсе ялларда алар Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә үткәреләчәк традицион республика ярышларында катнашачак.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев