Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

 Бүген унберенчеләр өчен моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да булган  соңгы кыңгырау чыңы яңгырады…

Табигатьнең шау чәчәккә төренгән май аеның бу көннәре күңелләргә ямансулык, аерылышу хисләре өстәүче “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән үзенчәлекле. Бигрәк тә унберенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көннәр бу.

Бүген  мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Теләче урта мәктәбендә узган бәйрәм тантасында район башлыгы  Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова  килеп,  изге теләкләрен җиткерделәр. “Алда сезне зур юллар көтә, тормышыгызда барысы да яхшы булсын, хыялларыгызның чынга ашасына ышанабыз”, - диде алар. 

Унберенче сыйныф укучылары  быел “Белем” кубогы булдырган.  Яхшы укучы егет-кызлар аны тугызынчы сыйныф укучыларына тапшырды. Беренче сыйныф укучылары  абый, апаларына үзләренең теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде. Тантага килгән әти-әниләр: “Кайчан гына безнең балалар да шундый кечкенә иде, кай арада үсеп җиттеләр, тормышларында барысы да уң булсын”, - диеп  моңсу елмайды.   Бүген унберенчеләр өчен моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да булган  соңгы кыңгырау чыңы яңгырады…

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев