Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бичердә көтүне төнлә көтәләр

Әйе, әйе, дөрес күрдегез - районыбызның Бичер (Кече Мирәтәк) авылында көтүне, башкаларныкы кебек көндез түгел, ә кич белән көтәләр икән.

Кичке алтылар тулып киткәч алып чыгабыз, иртә белән җиде тулганда алып кайтабыз, - дип шаккатырдылар бу авылда яшәүчеләр. Гел алай түгел инде бездә билгеле,  эссе көннәр башлангач кына шулай эшли башладык, өч-дүрт ел бар инде, алайса бигрәк тилмерәләр бит, - диләр алар.  Көтүлек электропостух белән чорнатып алынган. Чират буенча барлап, карап кайталар икән малларны. Ә сездә ничек, дуслар? Көтү чыгамы әле авылда? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев