Бик күп еллар инде үтсә дә... (район бәйгесе кысаларында)
Бөек Ватан Сугышында Сауш авылыннан 122 авылдашыбыз башын сала. 62 се “Хәтер” китабында бар, шулар арасыннан 59 кеше хәбәрсез югала. Алар арасында дәү бабам - Гобәев Гарифулла Гобәйдулла улы да бар. Ул хәбәрсез югалганнар исемлегенә “Хәтер” китабына кертелгән. “Хәтер” китабы, Казан, 1997 ел, 342 бит, “Гобәев Гарифулла Гобәй улы, Саурыш ав., Теләче РХК моб., к-арм.”
...Сугыш башланганнан соң, Гарифулла Гобәй улын солдат хезмәтенә алалар. Ул Биектауда хезмәт итә, соңыннан комиссовать итеп өйгә кайтаралар, озак та үтми яңадан алалар, күпмедер вакыт Суслонгер дигән җирдә хезмәт итә, авыру сәбәпле, яңадан өйгә кайтаралар. Аннан кайткач, күргәннәре турында сөйләгәндә, еламыйча сөйли алмый ул.
Дәү бабай Теләче хастаханәсендә дәваланып чыга, аннан соң өченче тапкыр сугышка китә, шунан инде кире әйләнеп кайта алмый.
Гарифулла бабай безнең тынычлыгыбыз, бәхетле яшәвебез өчен меңләгән Совет солдатлары кебек сугыш кырында ятып калган. Дәү бабай сугыштан кайтмый, ә тормыш дәвам итә... Дәү әбигә 5 баланы аякка бастырырга кирәк була. Сугыш башлангач, олы кызлары Гөлҗамал окоп казырга китә, икенче кызлары Гөлҗиһанны, мобилизовать итеп Магнитогорскига заводка ташкүмер чыгарырга җибәрәләр. Бер елдан авырлыктан гаҗизләнеп, туганнарын күрәсе килү теләге белән, Гөлҗиһан апа качып кайта, шуның өчен аны Бишбалта төрмәсенә ябалар, анда аларны урман кисәргә җибәрәләр, 11 айдан аннан кайтаралар. Аннан янәдән окоп казырга җибәрәләр.
Әсмабикә исемле кызлары колхозда хезмәт итә. Яшь булуга карамастан, ул тырышып эшли, авырлыклардан куркып калмый. Аның тырыш хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнә, 1943 елда әбигә Мактау граматосы бирелә.
Сугыш вакытында түләүләр өчен акча булмый, түләүгә дигән малларны җитәкләп, Клющище авылына итеп бирә торган булалар. Әсмәбикә әби алдан барса, 8-9 яшьлек энесе Җәмил - минем бабай - арттан барган. Әнисе өйдә кече сеңелләре Нурияне, йорт эшләрен караган.
Сугыш бетү турында Шәрипов Заһидулла абый, атка атланып, тәрәзә саен: “Бүген эшкә чыкмаска, сугыш беткән!” - дип кычкырып йөрүе турында искә алып сөйли иде Әсмабикә әби. “Сугыштан соңгы чор бик хәерчелектә үтте. Өскә кияргә юк, ашарга юк. Таякка эшләдек. Бер хезмәт көненә 200 гр ипи, шуннан җыела иде” - дип әйтә иде ул .
Сугыштан соң аны 1949 елда Ярославльгә, 1950 елда Мәскәү өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрәләр. Аннан соңгы елларын ул: “Дон елгасы буенда булдым. Урман кисү эшенә бардым. Катмыш, Лесозавод, леспромхоз, Уракчы урманнарында агач кисү эшләрендә катнаштым, йөрмәгән җирләр, күрмәгән авырлыклар калмады. 1957 елның 14 мартында Совхозга кердек. Безгә паек бирделәр, ипи, ярма да бар иде анда. Соңыннан җан башыннан бирелә, Совхозга кергәч, тамак туя башлады”, - дип сөйли иде әби.
Бик күп еллар үтсә дә, ветераннар күңелендәге яралар һаман да әрнеп, сыкрап куя әле. Алары янына яңалары да өстәлеп тора...
Без яшь буын - изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарыбызны һичкайчан онытмабыз.
Мин үз халкым, әби-бабаларым белән горурланам. Безгә якты, матур тормыш бүләк иткәнегез өчен мең рәхмәт Сезгә - сугыш һәм тыл ветераннары!
Гарифуллин Азамат, Сауш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев