Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бихисап биюле һәм театраль күренешле тамаша

20 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният йортында “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.

 Әлеге концерт тамашачылар һәм жюри әгъзалары күңелендә  балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган бихисап күп биюләр, җырлар, шигырьләр һәм “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеменең  театраль күренешләре, җырлары белән истә калыр. Алар тамашачылар хозурына  сугыш елларындагы авыл тормышын чагылдырган “Авыл җыены”, “Сугыштан хат алу”,  Урак өсте”, “Кич утыру” кебек күренешләрне тәкъдим иттеләр. Яшь гамунчылар, бертуганнар Альмир, Айбулат, аларның әтиләре Рафил Мөхәммәтхановларның да чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Шәтке авылы мәдәният йортында узган фестиваль концерты турында тулырак “Теләче” газетасының килсе саныннан укый аласыз
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев