Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бильярд уйный башладык

Быел районда беренче тапкыр район газетасы “Теләче” призына Шәтке авыл җирлегендә бильярд ярышлары узды.

Чараның ачылу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның  спорт   һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров  катнашты. “Бүген беренче тапкыр районда бильярд  ярышлары уза. Алга таба әлеге спорт төре дә районда попурлярлашып китәр, бәйгедә катнашучылар саны артыр, уенчыларга уңышлар телибез”, - диде алар.

Бәйгедә  Теләче районыннан төрле яшьтәге уннан артык ир-егете катнашты, үзләренең осталыкларын күрсәтте.  Уен  дүрт өлештән торды:  һәр өлештә жинелгән кеше төшеп калды. Җиңгәннәре  алдагы турга чыкты. 

Беренче урында  Шәтке авылыннан Вилдан Гильмиев, икенче урында  әлеге авылдан  Рәшит Габделхәев, өченче урында да Шәткедән  Марат Гильманов. Җиңүчеләргә диплом, медаль, истәлекле бүләкләрне ”Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тапшырды. 

 Без исә үз чиратыбызда чараны үткәрергә ярдәм иткән җирлек башлыгы Фәрит Кадыйровка, аның хезмәткәрләренә һәм   Шәтке авылының мәдәният йорты җитәкчесе  Флүрә Габдуллинага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Эльмира Котдусова

Зөлфия Ибраһимова фотолары, видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X