Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш авылны берләштерүче җирлек

Бүген, ягъни 27 гыйнвар көнне, Үзәк авылы мәдәният йортында халык җыены булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыенда иң элек җирлек башлыгы Вальтер Котниковның хисабы тыңланылды. Ул 2022 елда җирлектә башкарылган һәм 2023 елда башкарыласы эшләр белән таныштырды. Аннары авылның социаль-көкүреше өчен җаваплы белгечләр сүз алды.

Җыенда йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. 

Фикер алышуларда Үзәк бистәсендә эчә торган суның сыйфаты начар булуы һәм фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы фельдшерның эш сәгатьләре чикле булуы сәбәпле, халыкка хезмәт күрсәтеп өлгерә алмау мәсьәләләре күтәрелде. 

Үзәк авылында узган җыен хакында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев