Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләк алган балаларның әти-әниләренең рәхмәтләре чиксез иде

Баланы мәктәпкә җыю, бигрәк тә 1 класс укучысын, әти-әнинең кесәсенә суга. Аз керемле, күп балалы гаиләләргә аеруча авырга килә. Ә бала нинди гаиләдә тәрбияләнүгә карамастан, 1 сентябрь - беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн аның күңелендә матур һәм якты хатирәләр калдырырга тиеш.

Бүген Үзәк урта мәктәбе базасында, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, 14 балага уку әсбаплары  тапшырдылар. Быел әлеге җирлектә 8 малай һәм 6 кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларга, изге теләкләр теләп  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм  чараның иганәчесе “Август –Теләче” агрофирмасының генераль директоры Алмаз Хәйруллин мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.

- Сезнең белән бүген яңа уку елын башлап җибәрәбез. Мәктәпкә беренче сыйныфка 14 бала килүе бу инде начар күрсәткеч түгел, димәк  мәктәп яши дигән сүз әле.  Алга таба әти-әниләргә сабырлык, ә балаларга яхшылап укырга. Зур рәхмәтебезне “Август-Теләче” агрофирмасы җитәкчелегенә җиткерәсе килә, сабыйларыбызга бүләк биреп, аларны бәхетле итү, шат елмаюларын күрү  күңелле,- диде муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бүләкләрне тапшырганда.

Дөрестән дә, район башлыгы кулыннан бүләк алган  балаларның әти-әниләренең рәхмәтләре чиксез иде.

- Шушындый ярдәмнәре өчен барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безгә мондый ярдәм, бүләк тапшыруларына нык шатландык,- диде өч бала үстерүче Кристина Майсурадзе.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X