Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бәллүр каләм» бәйгесенең гран-при иясе якташыбыз - Васыйл Гарифуллин

Хәзерге вакытта Казанның «Пирамида» концертлар залында XXV тапкыр үткәрелүче «Бәллүр каләм» тантанасының иң зур бүләген бик күп журналистлар әзерләгән, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин бирелде. Ул өенә машинада кайтып китте.

Чын күңелдән тәбрик итәбез!! Алга таба да уңышлар сезгә, Васыйл абый! 

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

  • «Ел медиа-шәхесе» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
  • «Журналистикага тугрылык» – Әскәр Сабиров («Татарстан» журналы), Инсаф Абдуллин («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Мультимедиа редакциясе» – «Ялкын» журналы, «Татарстан» ДТРКнең мәгълүмати программалар хезмәте
  • «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» – Балтач районының «Хезмәт» газетасы, «Казан утлары» журналы
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» – Гөлназ Шәйхиева («Татарлар» газетасы), «Михаил Любимов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Гөлнар Гарифуллина («Интертат» электрон газетасы)
  • «Ел фоторепортеры» – Анна Арахамия («Сөембикә» журналы)
  • «Ел телеоператоры» – Андрей Корсинский («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Эффектив матбугат хезмәте» – ТНГ-групп матбугат хезмәте (Бөгелмә)
  • «Популяр блогер» – «ШАЯН ТВ» «Туган тел» – «Яңарыш» мәгълүмат-басма үзәге (Ижау)

Махсус номинацияләр:

  • «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Ватаным Татарстан» газетасы, «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге
  • «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Геофизик Татарии» газетасы (Бөгелмә), «Татарстан -24» телеканалы
  • «Татарстан Республикасының милли проектларын яктырткан иң яхшы редакция» – «Нократ» разетасы редакциясе (Мамадыш районы), «Сарман» газетасы
  • Өстәмә бүләк: «Мин әтине өйрәтәм» проекты өчен – «Татарстан» ДТРК

Гран-при – КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/ballur-kalam-2022-baigesenda-inucelar-isemlek-5858347

https://vatantat.ru/2022/08/88884/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев