Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп, Бөек Җиңүне якынайткан абыйлар, апалар! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүнең 80 еллыгы белән ихлас тәбрик итәбез.

Йөзләрчә миллион кешеләрнең фидакарь тырышлыгы, дистәләрчә миллион кеше гомере барәбәренә яуланган Җиңү көне елдан-ел ераклаша бара. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбызның исемнәре халкыбыз күңелендә батырлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык символы булып яши. Хөрмәтле ветераннар! Сез зур сынаулар аша узып, сугышның ачысын-төчесен татып, дошманны җиңдегез. Сугыштан соң җимереклекләрне торгызуда үз-үзегезне аямыйча хезмәт куйдыгыз. Сезнең алда баш иябез. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр!

 Сезнең барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, тыныч тормыш һәм озын гомер телибез.

 

Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, ветераннарның район Советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев