Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар
Бүген Теләче районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узучы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана барышында Иске Җөри авылыннан, махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Бәдриевны хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләде.
Ирек Хатип улын чын күңелдән тәбрик итәбез👏👏👏
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев