Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Борчылыр урын юк

Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез - моны теләсә нинди вирус һәм теләсә нинди авыру вакытында эшләргә киңәш ителми.

Бу көннәрдә һәр кешенең телендә коронавирус. Хәтта балалар бакчасына йөрүче кызым да, битлек киясе, алайса вирус эләгә дип борчыла.

Кибет киштәләрендә ярмаларны күпләп алучыларны күрәбез, телефонның ватсап төркеменә дә күрше районда коронавирус табылган дигән хәвефле, ялган хәбәрләр килә. Теләчедә дә авыручылар бар дигән сүзләр дә килеп ирешкәч, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Галиуллинга мөрәҗәгать иттек.

“19 март көненә булган мәгълүматлар буенча, районда бер кешедә дә коронавирус табылмады. Һәр нәрсә ныклы контрольдә, борчылырлык урын юк”, - диде ул.

Бүген район үзәк хастаханәсе гадәти режимда эшли. Әгәр дә, шикләнеп, коронавирустан тикшеренергә теләсәң, биредә анализ алу өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Пневмония белән авыручыларның да анализлары алынып, Казанга тикшерелүгә җибәрелгән. Табиблар кеше күп була торган урыннарда йөрмәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев