Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү Көнен үткәрү турында

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2022 елның 18 ноябрендә 8:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү Көне уздырылачак.

Әлеге ярдәм түбәндәге максатчан төркемнәргә керүче затларга карата гамәлгә ашырыла: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре. Белгечләр: Баш белгеч – Гарипова Алия Илхам кызы; Әйдәп баручы белгеч - Исламова Наиля Ринат кызы. Сораулар кабул итү түбәндәге телефон буенча башкарыла: (884360) 2-16-83 (опека һәм попечительлек секторы), шулай ук түбәндәге адрес буенча шәхси кабул итү дә оештырыла: Теләче авылы, Ленина урамы, 46нчы йорт.(төшке аш вакыты 11:40-13:00 сәгатьтә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев