Бөтенроссия тарихи диктантын яздылар
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Бөтенроссия тарихи диктантын язу 26 апрель көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә узды.
Әлеге акциянең максаты – киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә тарту, яшьләр арасында тарихи белемне арттыру, патриотик тәрбия.
Теләче үзәк китапханәсендә узган әлеге чарада барлыгы 23 кеше Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган вакыйгалар буенча үз белемен сынап карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев