Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөртеген дә югалтмыйк!

Районда барлык хуҗалыклар да игеннәрне урып -җыюга кереште.

Җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенең Югары Кибәхуҗа авылы басуларына ике “АКРОС - 585” комбайны чыккан. Аларның берсен, өряңасын тәҗрибәле механизатор, үз эшенең остасы Ренат Афзалов иярләсә , икенчесе Владимир Макаровка ышанып тапшырылган. Уңыш язмышын шушы ике ир-егет һәм суктырылган икмәкне ындыр табагына ташучы “КамАЗ” шоферы Әдһәм Нурисламов, тракторчылар – Марат Зарипов, Ришат Хәкимов һәм тупланган ашлыкны элеваторга ташучы “КамАЗ”автомобилендә эшләүче Эдуард Ганиев хәл итә. Көннәр аяз һәм эссе торса да, эшне иртән төшкән чык белән локаль яңгырлар тоткарлый. Ә игенче-механизаторлар уракның күп өлешен августта тәмамларга тиеш. Шуңа күрә темпларын арттырырга һәм эшне һәр минутның кадерен белеп, оешкан төстә алып барырга кирәк. Ренат Афзалов армиядән кайтканнан бирле комбайнда, тракторда эшләсә дә, урып-җыюны болай соңга калып башлаган сезонны хәтерләми. “Бу вакытта уракны соңгы гектарларда алып барган чаклар да була иде. Быел әле тулы көн суктырган да юк. Чөнки чык кичен дә тиз төшә, иртә туктарга туры килә. Әлбәттә, эшне сузмас өчен үзебездән торганын барысын эшләячәкбез”, - ди комбайнчы. Шунысы игътибарга лаек: Ренатның уллары да үзе янында ярдәмче комбайнчы булып эшләп үсте. Үзе дә берничә ел Казанга китеп, “Нәфис косметик” компаниясендә эшләп алды. Әмма туган як кырлары, җирсү аны кабат үзенә чакырып кайтарган. Дөрес, әлеге хуҗалыкта көзге культуралар, бигрәк тә арыш мул уңыш чыгышы белән куандырмый. Бер басуда ул гектарына 20 центнер тәшкил итсә, икечесендә 28 центнер булган. Узган елгы иген чыгышы белән чагыштырганда быелгысын азсыну гөнаһ булыр. Әмма һава торышы игенчелек өчен уңай килгән елда 20 центнер уңыш белән генә чикләнеп калу беребезне дә бизәми. Аның каравы, биредә сабан культураларына зур өмет баглыйлар. “Алар белән бергә уртача иген чыгышы 30 центнердан да ким булмас дип уйлыйм”, - диде әлеге уңайдан ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов...

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Бу хакта тулырак район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев