Теләче районының административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 33 ел тулу уңаеннан, район башлыгы Айрат Фатхуллин үзенең социаль челтәрендә тәбрикләвен җиткерде
Бүген 28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 33 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан барчагызны да ихлас котлыйм.
Тарих өчен 33 ел әлләни зур вакыт та түгел кебек. Ә шул вакыт эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары калыкты. Күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар административ биналар торгызылды. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар – республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе.
Иң мөһиме район үзенең мөстәкыйль яшәргә хокукын һәм мөмкинлеген раслады. Җитәкчеләрдән дә уңды, аны чын мәгънәсендә көчле, энергияле, фидакарь шәхесләр җитәкләде.
Төбәгебездә 13 меңнән артык күпмилләтле халык бердәм тату гаилә булып гомер кичерә. Төп байлыгыбыз – хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз.
Район оешканнан бирле аның социаль икътисади үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән тырыш хезмәтчәннәребезгә, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган җитәкчеләребезгә, депутатларыбызга, җирле үзидарә хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Районыбызның сизелерлек алга китешен, аның уңышларын без, хөкүмәтебезнең, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улының, бүгенге Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның даими, олы ярдәмнәреннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Киләчәктә дә сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, эш батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телим.
Теләче муниципаль районы башлыгы А.Г. Фәтхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев