Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бүген Бәраәт кичәсе

Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә булып — Бәраәт кичәсе санала.

Пәйгамбәребез: «Бәраәт — сезнең өчен зур форсаттыр, бик күп мөмкинлекләр бирүче изге кичтер. Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсеннән зуррак булса да, кайчан булганы төгәл билгеле түгелдер. Шуңа күрә Бәраәт кичендә күбрәк гыйбадәт кылыгыз», — ди.
Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Шәгъбан аеның 15 нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә «рахмәнәзара», ягъни рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: «Юкмы гафу сораучы, аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы, аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше, шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар бирермен, дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр», — ди.
Динебездә «Бәраәт» төшенчәсе гөнаһлардан котылу дигән мәгънәгә ия. Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт «архивына» тапшырыла. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, ин шә Аллаһ, узган елда кылынган гөнаһлары гамәл дәфтәреннән сызылыр. Бу кичәдә Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели — кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.
Бу көнне көндез уразада булып, кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.
Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр:
"Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм«— дип кабатлау һәм 100 тапкыр Пәйгамбәребезгә салават әйтү яхшы.
Бу кичәдә, ихтыяр көче җитеп, йөз рәкагать намаз кылган кеше, шул ел эчендә мәрхүм булса, шәһид буларак үтәр, ягъни шәһитләргә тиң изге саналыр.
Бәраәт кичәсе намазына түбәндәгечә ният ителә:
«Әй, Раббым! Ният иттем бу намазга, күңел тупаслыгыннан һәм дөнья басуыннан котылу өчен, шулай ук иләһи гафуыңа һәм бәхетлеләр дәфтәренә язылуым өчен...»
Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала.
Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин уку яхшы.
✅Беренче тапкырында дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:
«Йә Раббым, ният кылдым дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен Ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит». Аннан — Ясин сүрәсе, аңардан соң Бәраәт догасы укыла.
✅Икенче Ясинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:
«Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит». Икенче тапкыр Ясин укыла, аннары шул ук Бәраәт догасы кылына.
✅Өченче "Ясин«не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: «Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен „Ясин“ укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит».
Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.
✳️Бәрәат догасы
Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръән-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул-мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», — дип әйтәсең.

Чыганак: https://vk.com/public213168279

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев