Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бүген, Казанның «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә «Каз өмәсе» ярминкәсе үтте.

Ярминкәдә Татарстан районнары һәм Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан, шул исәптән Теләче районыннан да, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина җитәкчелегендә, бер төркем делегация дә катнашты.

Чрада катнашучыларны   Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сәламләде.

«Каз өмәсе зур әһәмияткә ия. Без каз өмәсе җыеннарын һәр елны оештырачакбыз. Әлеге эш бер генә көн түгел, ә ел буе дәвам итә. Ата-бабаларыбызның безгә мирасы булган  әлеге җыенны югары яссылыкка күтәрү – безнең төп максатыбыз, – диде Данис Шакиров.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шарипов Татарстан районнарында узган чаралар турында,  гыйнвар аеннан,  «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Татарлар. Үз өемдә – үз көем» дигән тапшыру эшли башлаячагы турында сөйләп узды. - Һәр радиотапшыру аерым бер районга багышланачак, - диде ул.

Зөлфия Ибрагимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев