Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген пионер булган көн

Сиренә Гатиятова шигыре

Тик торганнан түгел...
Вәт, кызык вакытлар булган!
Бер борчусыз,рәхәт чак.
Пионерга кергән көн бу
Бик күпләрнең күңел шат!

Кызыл галстукны юып,
Үтүкләп генә йөргән.
Кызлар башкачарак инде,
Кадерләп, саклый белгән.

Малайларның галстугын
Әниләр караштырган.
Шаяннары, шул арада,
Эчкәрәк шуыштырган.

Укытучылар кергәндә,
Чыга иде кесәдән.
Бөгәрләнеп бетсә- беткән,
Әмма ташлап китмәгән.

Үзебезне зурга санап,
Кыяфәт ясаганбыз.
Гел алгы рәттә булганбыз,
Эш ташлап, качмаганбыз.

Кайтарасы иде дә бит,
Шул чакның бер сәгатен.
Алып калып булса иде,
Шул күңелнең халәтен.

"Варислар "да", "беренчеләр"
Тиңләшә алмас безгә.
Оешуын оешалар,
Калалар аннан сүздә.

Телевизор кызык түгел,
Телефон кирәк хәзер.
Ахыргы мода киемнән,
Мәктәп яуларга әзер!

Толым түгел, таралган чәч,
Атлаганда чайкала.
Дәрес тыңларга барамы ,
Каш ясаган кыз бала?

Бетергәндә бик тиз булды ,
Яңача көйләүче юк.
Нигә юкка тырышсыннар,
Бар да җитеш,тамак тук.

Мин язды ,дип, үзгәрмәс тә,
Бу эч бушату гына.
Бүген пионер булган көн-
Үзгәрде күңел шуңа..

22.04.2024.Сиренә Гатиятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев