Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүгенге көндә авылларыбызда Олы көн бәйрәме ничек үтә икән?

Бүгенге көндә авылларыбызда Олы көн бәйрәме ничек үтә икән? Райондашларыбызны тыңлап үтик әле.

Татьяна Романова, Субаш авылы:
- Алдан 49 көн ураза тотабыз. Быел Уразага 18 мартта кердек. Пасхага кадәр өйләр юабыз, бөтен җирне чистартабыз. Бу эшләрне 28 апрель кадәр бетерергә кирәк. Чөнки, 28 е Бәрмәнчек көне. 4 май көнне авыз ачабыз. Бу көнне мунчалар кереп, йомыркалар буыйбыз. Ул көнне, иң элек, чиркәүгә барабыз, анда өч сәгатькә якын служба була. Анда бөтен авыл халкы җыела. Яшьләр бу көнне тау башына барып, ут ягалар. Бездә шундый йола үтә. Шушы утка тәгәрмәчләр аталар, яна башлагач, аны таудан тәгәрәтеп төшерәләр, ул янып төшәргә тиеш. Янып төшсә- яхшыга юрыйлар. Кайтыр вакытлары җиткәч, салют аталар. Бу гадәт әле яңа барлыкка килде. Элегрәк, мылтыктан һавага аталар иде. Бу гадәт начар көчләрне авылдан куу өчен эшләнә. Иртә белән иртүк балалар йөри башлый, буялган йомырка җыеп. Һәр өйгә керәләр. Шундый йола бар тагы, кайбер кеше балаларны урындыкка мендәргә утыртып, черләтеп алалар. Бу күп итеп чеби чыксын дип эшләнә торган йола. Аннары инде бер –беребезгә йомырка ашарга йөрибез. Шушы бәйрәм көннәре 14 майга кадәр дәвам итә. Ул көнне “Үлеләр Пасхасы” н билгеләп үтәбез, шулай ук чиркәүдә служба була, зияратка барабыз, үлгәннәрне искә алабыз.

Мария Степанова, Иске Карабаян авылы:
- Без Олы көн алдыннан, 5 майга кадәр ураза тотабыз. Бу айда чистарынып, өйләрне юабыз, чиркәүгә келәүгә барабыз. Өй тирәләрен тәртиплибез. Зиратны чистартабыз. Олы көнне бик көтеп алабыз. Олы бәйрәмебез. Шәһәрдә булган балаларыбыз кайта, туганнар җыела, олы өстәлләр әзерләп, бик күп тәмле әйберләр пешереп көтеп торабыз аларны. Бу көнне бездә күкәй тәгәрәтү йоласы бар. Мин үзем “Беләзек” ансамбленә йөрим. Кызлар белән милли киемнәребезне киенеп чыгабыз. Авыл халкын җыеп, җырлашып, бәйрәм итәбез кичен дә. Бәйрәм көнне өйдән –өйгә кереп балалар күкәй җыя. Алар өчен дә зур бәйрәм.

Зоя Павлова, Субаш авылы:
- Элек-электән Пасханы кешеләр зур дулкынлану белән көтеп алганнар һәм алдан ук аңа яхшылап әзерләнгәннәр. Бәйрәм көнне алар бер-берсенә кунакка йөргән, өстәл тулы ризык булган. Хәтта иң авыр заманнарда да бәйрәмгә олы хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендерергә тырышканнар. Хәзер башка вакыт, әмма бәйрәмнең асылы югалмый, шул ук. Һәркем якыннарын, дусларын, танышларын, күрше-тирәләрен җыеп кунак итә. Аңа балалар бигрәк тә сөенә. Авылыбызда часовня эшләп тора. Келәү уздырыла, анда барабыз. Олы көнне бәйрәм итү элегрәк атна буена сузыла торган булган, хәзер инде алай ук түгел. Әмма матур итеп, тиешле дәрәҗәдә үткәрелә. Пасха йомыркасы пешерү – иң изге йолаларның берсе булып санала. Аны күп кеше кызылга буый, йоласы шундый. Йомырка – тормыш символы. Пасха белән бәйле сынамышлар да бар. Бу көнне савыт –сабалар белән эш иткәндә сак кыланалар, чүкеч белән кадак какмыйлар. Ут иртә беләнгә кадәр янып чыгарга тиеш. Таң атар-атмас борын бала-чага урамга сибелә. Алар һәр йортка кереп, “арулармы сез”, “бәрәкәт бирсен бу йортка” дип теләкләр телиләр. Пасха бәйрәме иминлек, һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев