Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүгеннән «Укытучыңа рәхмәт әйт!» онлайн - флешмобына старт бирелә

Укытучым! Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса. Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы?Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә...

Дуслар, бүген "Укытучыңа рәхмәт әйт!" онлайн - флешмобына старт бирелә.  Ул Укытучылар көненә кадәр дәвам итәчәк. Анда мәктәп укучылары да, студентлар да, укытучылар үзләре дә, инде өлкән яшьтәге кешеләр дә, гомумән, һәркем катнаша ала.  Флешмоб шартлары буенча яраткан укытучыларыңа Рәхмәт хатлары белән видео яздырырга яки кызыклы фото ясарга һәм безгә,  89393967641 номерына юлларга кирәк. Ә без үз чиратыбызда,  аларны, “Теләче информ” ның социаль челтәрләрендә урнаштырып барырбыз. Укытучылар көненә Флешмоб яраткан педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлауның гадәти булмаган төренә әверелде.  Бер яки берничә класс укучылары катнашкан әлеге чара һәркемнең рухын күтәрә һәм укытучылар өчен искиткеч бүләк. Киттекме? Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев