Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләккә - чәчкәләр һәм җылы юрган

Бүген, ягъни 5 июль көнне, Үзәк бистәсендә яшәүче Мәүлетбикә Гали кызы Вәлиуллинага 90 яшь тулды.

Аны истәлекле гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников котлады. Тәбрикләү сүзе белән беррәттән, алар юбилярга чәчкәләр, җылы юрган тапшырдылар. Шулай ук туган көн иясенә ихлас котлауларын, район һәм җирлек җитәкчелеге белән бергә, бертуган сеңелләре Гөлбикә белән Дания дә җиткерделәр.  

Караширмә авылында туып үскән, гомерен Үзәк бистәсендә яшәп, мәктәптә һәм икмәк пешерү цехында эшләп үткәргән, тормыш иптәше Каниф ага белән ике ир-егет тәрбияләп үстергән Мәүлетбикә апа бүген килене Гүзәл һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев