Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәяләп бетермәслек хезмәт

Тәрбияче - мактауга лаеклы олы шәхес. Чөнки үз эшен чын күңеленнән яратмаган кеше бу эштә бер генә көн дә эшли алмый. Төрле яшьтәге балаларны үзенең кул астына алып, җылылык бирүче, яман гадәтләрдән саклаучы ул - тәрбияче кеше. Бу сүзләр генә дә аз булыр кебек. Һәр балага бер төсле наз, мәхәббәт, игътибар бүләк итүче кешеләр алар - тәрбиячеләр.

Ә менә 30 ел гомерен нәни сабыйларга багышлап, алар белән бергә көлеп-шаярып, икенче әниләре кебек яратып эшләгән тәрбияче турында аерым сөйләп китмичә булмас. Сәгыйтова Диләрә Васыйл кызы 1972 елның 4 февралендә гаиләдә  беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе янгын сүндерү бүлегендә җитәкче була, әнисе заправкада эшли. Көнне-төнгә ялгап эшләгән гаилә башлыкларына олы кызларының бик чая, үткен булуы тормышта бик зур ярдәм итә. Чөнки нәкь тә шушы вакытта кечкенә энесен карарга олы кыз ярдәмгә килә.  Диләрә апа беренче тәрбия эшчәнлеген шушы вакытта ук башлаган диярсең...

Балаларның нинди һөнәргә тартылуы кечкенәдән хыял булып килеп тормышка ашырыла. Диләрә ханым да кечкенәдән тәрбияче булам дип янып яши. Башта Казан педагогик көллиятенда белем ала, аннары  югары уку йортын тәмамлый. Балаларны ярату, аларга белем һәм тәрбия бирү теләге көчле булмаса, югары үрләр яуларга омтылмас иде бу ханым.

Сәгыйтова Диләрә Васыйл кызы   1991-1996 нчы елларда  Сабада балалар бакчасында эшли. Аннары Саба егете Сәгыйтов Илфат Тәлгәт улына  тормышка чыкканнан сон, Лесной бистәсенә килеп яши, эшли  башлыйлар, ике малай үстерәләр. 1996 нчы елдан  башлана да инде икенче урында  чын гөрләп торган эш, тормыш! Тормыш иптәше урманчылыкта лесник булып эшли башлый. Ә Диләрә апа Лесной балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша.  

Яңа эш урыны, яңа коллектив, яңа балалар - бернәрсә куркытмый Диләрә ханымны. Бары тик бер генә теләк белән яши һәм эшли ул. Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең дөрес алымнарын куллану, әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлек алып бару, коллектив белән дус-тату эшләү. Бик күп еллар балалар бакчасында эшләү вакытында болар барысы да төгәл эшләнгән, төрле бәйгеләрдә катнашып күпме уңышларга ирешелгән. Шулай булмаса, хәзерге вакытта да балаларның яраткан тәрбиячесе булмас иде ул.

Олы тормыш юлында  һәр яктан үрнәк әни, яраткан тормыш җәмәгате. Лесной бистәсендә Илфат абый белән Диләрә апага сокланмаган  кеше юктыр. Диләрә апага тәрбияче буларак хөрмәт зур. Ә Илфат абыйның үз эше... Нинди генә эш буенча мөрәҗәгать итсәң дә, кире борып җибәрмәс ул. Авыл халкы бигрәк тә Илфат абыйга юлларны  чистарткан өчен зур рәхмәтле. Төнлә буран котырган көнне дә, иртә белән кеше эшкә барганчы, безнең юллар инде кардан чистартылган була. Әнә шулай  халык өчен тырыша алар. Күпме еллар сизелми дә үткән. Тормыш агымында адәм баласы төрле яктан  сынала. Авырлыклар  каршында сынмыйча, сыгылмыйча, үзеңнең халәтеңне балаларга, эштәге коллективыңа күрсәтмичә эшли белү - үзе бер батырлык ул. Эшкә килгәндә  ташып торган энергия белән килмәсә, балаларны  шатлыклы, ягымлы сүзләр белән каршы алмаса, балалар бакчага шулай яратып килер иде микән?!  Юк, әлбәттә.  Балалар күңеленә үтеп керү өчен, алар белән бер тигезлектә булырга, күңел җылыңны дөрес итеп бүлеп бирә белү кирәк...

Баланың  киләчәк хыяллары да нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана. Чөнки тәрбияче баланы биш бармагы күк белә, сәләтен ачыкларга, үстерергә, ныклы адымнар ясарга өйрәтә. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” дип әйткән бит Ризаэтдин Фәхретдин. Бу сүзләр белән безгә килешәсе генә кала. Ә мәктәп елларында ул ныклы булып дәвам гына ителә. 30 ел гомерен балаларга багышлап, алар өчен сөенеп-көенеп яшәгән һәм эшләгән тәрбияченең бүген туган көне - юбилее. Без аны барлык коллектив, әти-әниләр, балалар исеменнән 50 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Корычтай ныклы сәламәтлек, тыныч-тигез тормыш телибез. Балаларының игелеген күреп, сөенеп-шатланып яшәргә язсын. Авыр һәм мактауга лаеклы  хезмәтендә зур уңышлар теләп калабыз.


Лесной балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев