Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм чарасы үтте

Бүген Теләче стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан традицион бәйрәм чарасы булып үтте.

Чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында районда спортны һәм физик культураны үстерү юнәлешендә күп эш башкарылуын, районыбызла спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. Чыгышын тәмамлап ул, районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов белән берлектә, хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Спорт минстрлыгының, Теләче муниципаль район башлыгының, районның яшьләр һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатларын, ГТО нормативларын үтәгән райондашларыбызга төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре тапшырды.

Азактан чарада катнаушучылар  спортның мини-футбол, волейбол йөгерү (эстафета),  аркан тарту, кулларда этенү,  ераклыкка сикерү, граната ыргыту, турникта тартылу кебек уен-ярышларында көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ярышлар тәмам булгач, чарага килүчеләр тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Хөрмәтле укучылар! Кояшлы, югары кәеф күтәренкелеге белән узган бәйрәм турында тулырак сез “Теләче” газетасыннан укый аласыз. Бәйрәмнең якты  чагылышын сез түбәндәге фотоларда күрәсез.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X