Кече Кибәхуҗа авылында балалар Сабантуе үтте
Бүген Кече Кибәхуҗа авылында (Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге Сабантуе уза торган мәйданда) бишенче тапкыр балалар Сабантуе булып үтте.
Аны балалар һәм өлкәннәр күңеленә барып җитәрлек һәм истә кала торган итеп үткәрүдә Казаклар авылы клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәммәдиев, китапханәче Альбина Рәхмәтуллина, авыл активы Айсылу Мөлекова, Фәния Мөхәммәдиева зур тырышлык куйды.
Сабантуйда балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхәтләнеп уйнау, аралашу, үзләрен сынап карау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Алар берниди тартынуларсыз чүлмәк ваттылар, таяк, аркан тарттылар, турникта тартылдылар, кул көрәштерделәр, капчык киеп тә, “бака аяклары”нда да йөгерделәр, капчык сугышта көч сынаштылар. Җиңүчеләргә һәм ярышларда катнашучыларга бүләкләр дә, күчтәнәчләр дә мулдан әзерләнгән иде. Күргәнемчә, Сабантуйдан бер генә бала да бүләксез, күчтәнәчсез кайтып китмәде. Өстәвенә, янәшәдә төрле тәм-том белән сату итүче сәүдә рәтләре гөрләде. Казаклар авылында яшәүче Ильсия һәм Ильмир Гыймадиевлар гаиләсе Сабантуйда катнашучы барлык балаларны туңдырма белән сыйлады.
Ә менә әтәчне Сәмир Мөхәммәдиев тотты. Аны балалар Сабантуена дип, шул авыл да яшәүче күршеләре Гөлназ һәм Дамир Закировлар гаиләсе бүләк итеп биргән булган.Бәйрәмнең иң өлкән кешесе дип Фәния апа Җиһаншина табылса, иң нәние дип Сәйдә Мөлекованы атадылар. Ә ярышларда иң нәни катнашучы буларак Мөхәммәд Хуҗин танылды. Аларның һәркайсына да оештыручылар тарафыннан бүләкләр өләшенде.
Бәйрәмне үзешчән җырчы Рәдиф Мөбәрәковның, әтиле-уллы Илнур белән Илсур Галимовларның һәм Төмән шәһәреннән чираттагы ялга кайткан авылдашлары, танылган музыкант, “человек - оркестр” Әбүзәр Миңнебаевның җырлары, курай һәм гармун моңнары бизәде.Моннан тыш, бәйрәмдә җирлекнең яшь курайчылар ансамбле дә чыгыш ясады.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев