Чәчтем дә оныттым түгел
Районда язгы кыр эшләре тәмам. Әмма басуда эш моның белән генә бетми. Кем әйтмешли, чәчтем дә оныттым түгел. Чәчелгән мәйданнарны тәрбияләү, ә агрегатлар янында җаваплы белгечләр булу зарур. Җылы яңгырлардан соң һәм бүгенге челлә көннәрдә, кырларның әле бер, әле икенче башында ”яшел янгын” үрләгәндә, төрле авырулар һәм корткыч бөҗәкләр баш калкытканда бу аеруча мөһим.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 май иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, 17800 гектардагы иген мәйданнары - чүпкә, 10700 гектарда - авыруларга, 10000 гектар мәйданда - корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. Иген мәйданнарының 13300 гектары - яфрактан, 600 гектары - тамырдан тукландырылган. Игеннәрне тәрбияләү эше җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “АгроЛак”, “Игенче”, “Чулпан” ширкәтләрендә, “Алан” акционерлык җәмгыятьләрендә яхшы оештырылган. Ни кызганыч, шул ук вакытта арада, җигелә алмаган ат кебек, сиптерү җайланмаларын кырга чыгара алмаган хуҗалыклар да бар.
27 май иртәсендә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрелде. Биредә аерым кырлардагы игеннәрнең торышы җитәкчеләргә үрнәк итеп күрсәтелде. Алар бүгеннән мул уңышка өмет уята. Бүгенге вәзгыятьтә игеннәрне тәрбияләү тәртибе белән “Август - Теләче” ширкәте генераль директоры Алмаз Хәйруллин таныштырды.
Хәзер күпъеллык үләннәр чәчәкккә бөреләнү алдында. Бериш кырларда аларның бу 50-60 сантиметрга җиткән. Тагын берничә көннән игенче механизаторлар аларны егарга керешәчәк. Күпъеллык үләннәрнең төрлесе бар, гел дә күпъеллык үләннән торганы да, тузганактан аерып булмаганнары да.”Алан” акционерлык җәмгыяте механизаторлары терлек азыгы әзерләүгә кереште инде. Кичә алар махсус терлек азыгы өчен 109 гектар мәйданда игелгән арыштан сенаж сала башладылар.
Киңәшмәдә кичекмәстән торак ремонтын башлау, аларны дизенфекцияләү, ферма биләмәләрен, терлек азыгы траншеяларын, базларын тәртипкә китерү, ачы туфраклы җирләрне известьлау мәсьәләләре дә калку күтәрелде. Бүген районыбыз терлекчеләре 75 тонна сөт җитештерә. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, бүгенгесе 111%ка артык. Әмма ирешелгәннәр чик түгел. Хәзер ”Алан” акционерлык җәмгыяте уңганнары бер сыердан 28,9 килограмм сөт савып алуга ирешә. Район буенча бу күрсәткеч 21,3 килограмм.
Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатухуллин чыкты. Ул чыгышында хуҗалык эшләреннән тыш, якынлашып килүче милли бәйрәмебез - Сабантуен, бигрәк тә авылларда югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиешлеген искәртте. Бу очракта хезмәт алдынгыларын бүләкләү, ат, көрәш ярышларын тиешенчә оештыру, Сабантуй кунакларының күңеленә хуш килердәй мәдәни - спорт программасы булдыру күздә тотыла.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев