Чәчү эшләренең барышы белән танышып кайттылар
Районыбызда тулы куәткә язгы кыр эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 апрель иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, районда 7044 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. 23 апрель көнне, мин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгы кырларында булып чәчү эшләренең барышы белән танышып кайттым.
Планга карата үтәлеш - 25%. Исегезгә төшерәбез, план - 27942 гектар. Чәчелгән мәйданнарның 2582 гектарын - арпа, 2591 гектарын - борчак, 702 гектарын - сабан бодае тәшкил итә. Җитен 654 гектар мәйданда игелгән.
23 апрель көнне, мин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгы кырларында булып чәчү эшләренең барышы белән танышып кайттым.Чәчү темпы аеруча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”, “Агролак” ширкәтләрендә, Айдар бүлекчәсендә яхшы. Мисал өчен, “Август - Теләче” ширкәте механизаторлары бүген 3594 гектар мәйданда бөртеклеләрне туфракка күмдереп өлгергән иде. Эш үтәлеше 49%. Көзге культуралар 6216 гектарда тукландырылган, 8498 гектарда күпъеллык үләннәр тырмаланган. Шунысы сөенечле, көзге культураларның бүгенге торышы әйбәт, арада бозып чәчә торган мәйданнар юк.
Без килгәндә МТЗ - 1221 тракторын иярләүче Илнур Шәрипов звеносы 46 гектарлы кырда СУЗТ - 6 чәчкече белән беръеллык үләннәр - борчак белән солы чәчә иде. Илнур чәчүче итеп үзенә Фәнис Гарифуллинны алган. Катлаулы ашлама белән Таһир абый Гайнетдинов тәэмин итеп торса, симәнә чыгаруда “КамАЗ” шоферы Хәйдәр Нәҗипов өзеклек тудырмый.
Шунысы игътибарга лаек, Таһир абый лаеклы ялда булса да, туган хуҗалыгында хезмәт итүен дәвам итә. Күңелле һәм мактаулы гамәл. Илнур Шәрипов та хуҗалыктагы иң тәҗрибәле, булдыклы механизаторларның берсе, биредә ул механизатор буларак 1985 елдан бирле хезмәт куя. Чәчү эшләренә керешкәнче ул атна дәвамында чәчүлек мәйданнарын тырмалаган.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев