Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Чаңгы шуу - шәп спорт төре, аны яратырга кирәк”

Кышның матурлыгына сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгы-чана шууга ни җитә?! Табигать ял да иттерә, саулыкка да баета.

- Кышны түземсезлек белән көтеп алам. Беренчедән, кар шыгырдаганны яратам. Аклык, пакълек, саф һава кәефне күтәрә. Аннары, рәхәтләнеп чаңгыда шуасың, сәламәтлекне дә ныгытасың, - ди район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларының даими җиңүчесе, район газ хуҗалыгында авария хезмәте мастеры булып эшләүче Илсур Галимов. Моннан тыш, аңа “Сабагаз” идарәсе, “Газпром - Трансгаз - Казан” акционерлык җәмгыяте данын яклап, республика, илкүләм ярышларда да катнашырга туры килә. Һәм аларның байтагында җиңүгә ирешкәне бар.

Саба районының Югары Шытсу авылында туып-үскән Илсур чаңгыга апасы Фидания, абыйсы Йосыф үрнәгендә баса. Ботинкалы чаңгыда йөрисе килү теләге аны даими чаңгы шууга, җиңүләргә этәрә дә инде. Мәктәптә уза торган чаңгы ярышларында, алдынгы урыннарны яулачыларга кызыксындыру чарасы буларак, ботинкалы чаңгы бирә торган булганнар. Ботинкалы чаңгыны аңа мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышта җиңү яулагач бирәләр. Шул елны ул Икшермә урта мәктәбендә узган районкүләм чаңгы ярышында өченче урынны алып кайта.

- Чаңгыда мәктәп елларыннан бирле шуам. Өлкән сыйныфларда Икшермә урта мәктәбендә укыдык. Кышын сигез чакырым юлны чаңгыда йөреп укысак, җәен велосипедта җилдерә идек. Ә чаңгы спорты белән җитди рәвештә Алабуга мәдәниагарту көллиятендә укыганда шөгыльләнә башладым...

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X