Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чәчәк атса - туклыклыгы кими

Узган атнада районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Бу эшкә беренчеләрдән булып җаваплылыклары чикләнгән “Август – Теләче”, “Игенче”, “Алан” ширкәтләрендә старт бирелде.

Районыбызда күпьеллык үләннәр 9417 гектар мәйданны били. Авыл хуҗалыгы белгечләре, җәй соңгарак калса да, үләннәргә күтәрелергә һава торышы уңай килде, бөтен шартлар, дым җитәрлек булды дип бәяли. Бүген күпьеллык үләннәр маллар өчен бик тә кирәкле, файдалы элементларга бай вакытта бөтен көч сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелә. 22 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев белән берлектә сенаж салуның барышы белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә таныштык. Биредә күпьеллык үләннәр 1319 гектар мәйданда игелә, алар сөрүлек җирләренең 32 процентын алып тора. “Терлекләргә кышлату өчен 6600 мең тонна сенаж, 9000 мең тонна силос запасы кирәк. Сенаж әзерләү эшенә 15 июнь көнне керештек. Азык саклау базына 3,5 тонна азык салынды инде. Күпьеллыкларның сыйфаты яше, куелыгына да бәйле. Беренче елларын уңыш биргән басуларда сыйфат аеруча яхшы,” - ди чокырдагы сенажны һәрдаим влагомер белән тикшереп торучы баш зоотехник Айдар Кәримов. Зоотехниктан тыш, азыкның сыйфатын мал табибы Сәйдәш Дәүләтшин да даими контрольдә тота. Биредә эш темпын 98 гектарлы люцерна басуындагы техника хәрәкәте аеруча ачык күрсәтә. Басуны өч көн алдан тәҗрибәле механизаторлар Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗанов чабып инде башка басуга күчкән. Люцерна басуына күчкәнче, 128 гектар мәйданны биләгән кәҗә сакалы үләнен (козлятник) җыеп алганнар. Уңышы бер гектарга яшел масса буларак 114 центнер тәшкил итсә, сенаж буларак 86 центнер хисапланган. Равил Кәримуллин, Василий Сумбаев һәм Марат Сибгатуллин “Полесье” азык хәзерләү комбайннары белән теземнәрне туратып машина-трактор әрҗәләренә төяп озата торалар. Равил Кәримуллин быел өр-яңа “Полесье” комбайнында хезмәт куя. “Тоткарлыклар юк, техника куәтле. Эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Консервант савыты да заводта ук куеп кайтарылган. Мөшкәдә сенаж туратыла башлаганны белдерүче датчик бар”, - диде Равил Кәримуллин.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев