Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чират - кукурузга!

Бүген, ягъни 26 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, “Агролак” ширкәтләре, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар белән очрашу, аралашу барышында ул соңгы биш көнлектә югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Мисал өчен, бүген Илсур Камалиев (“Таң” ширкәте), Таһир Баһавиев (“Агролак” ширкәте), Рәсим Зарипов һәм Таһир Вәлиевлар (Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы) аның кулыннан сертификатлар кабул итеп алды. Кызысындыру премияләре ияләренә Теләче Сабантуенда, барча халык алдында тапшырылачак.

Хәзер җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы игенче-механизаторлары бөртекле культураларны чәчүне тәмамлап, кукуруз чәчәләр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев