Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы киңәшмәдә

Бүген район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең гомуми киңәшмәсе булып үтте.

 Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз телебезне саклау, үстерү, милли стратегия һәм проектларны тормышка ашыру һәм бу юнәлештәге эштә мәдәният хезмәткәрләренең роле, яшь кадрларны барлау, үстерү һәм аларны мәдәни эшчәнлеккә әзерләү, мәдәният учреждениеләре биләмәләренә агачлар утырту,  рөхсәт ителгән кадәр чаралар һәм түләүле чаралар оештыру һәм төрле темаларга багышланган грантлар язу турында барды. 


Кадрлар белән эшләү дигәннән, киңәшмәдә моңарчы Ямбулат авылы клубы мөдире булып эшләгән Гөлфия Хәлиуллина тантаналы шартларда лаеклы ялга озатылды. Ул озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия ханым үзеннән соң лаеклы алмаш та әзерләгән. Хәзер Ямбулат авылы клубында мөдир булып, кечкенәдән сәхнәдә үскән шушы авыл егете Шәфкать Кәримуллин эшләячәк.


Киңәшмәдә катнашучыларны коммерцияле булмаган оешмалар турында грантлар язу тәртибе белән район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Наилә Садыйкова таныштырды.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев