Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чишмә буена сәяхәт

Элек- электән җир асты чишмәсеннән су эчкән кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч бар.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы көннәрдә тәрбиячеләр белән бергә чишмәгә сәяхәткә барып кайттылар. Чишмә суының кайдан чыгуы, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген ассызыкланды. Балалар чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек алуын күзәттеләр, чишмәнең чисталыгы һәм үтә күренмәлелеген күреп сокландылар.

Чишмә янындагы урын безнең авыл тирәләрендәге иң матур урыннарның берсе булып санала. Чыганак тирән чокырда урнашкан, аңа текә сукмак алып бара. Су җирдән турыга баручы труба аша  улакка җыела, янәшәдә генә беседка тора. Барлык балалар да чишмәдән су җыярга, чишмәнең шифалы көчен сынап карарга теләделәр. Чишмә территориясе буйлап рәхәтләнеп йөреп, саф һава сулап, тирә-юньне күзәттеләр. Бик канәгать, ял иткән, балалар һәм өлкәннәр балалар бакчасына күтәренке кәеф белән кайттылар. Мондый максатчан экскурсияләрне оештыру балаларда су чыганакларына һәм туган як табигатенә сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә,  табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә карата мәхәббәт тәрбияли, төрле ел фасылларында балалар күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә өйрәнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев