Чишмәләрдән иңгән моңнар бар
Иске Җөри авылын төньяктан каплап торучы калкулыклар тезмәсендә матурлап бизәп эшләнгән бер чишмә бар. Халык аны Изгеләр чишмәсе дип атый.
Аның сулары көньякка таба ага. Тарихы түбәнгедән гыйбарәт. Бу урында ерактан килүче бер юлчы хәл алырга туктый һәм шунда үлеп тә китә. Шул урыннан чишмә тибеп чыга. Күрәсең, ул бик яхшы, изге кеше булган. Шуңа да халык бу чишмәне Изгеләр чишмәсе дип атый. Суы саф, чиста, йомшак,файдалы үзлекләре күп,көньякка карап ага. Чишмә авылдан 1,5 км ераклыкта урнашкан. Ерак булса да, көянтә, чиләкләр белән чәй эчергә суны шуннан алып кайтканнар. Юлы торфлы булган, хәтта кайбер урыннарында сукмак тирбәлеп тә торган. Тик бу чишмә дә Мишәнең аргы ягында калды, яз көнне су алу мөмкин булмады. 2014 елда Хәсәншин Хәйрулла Шәйхулла улы чишмәне Мишә елгасының авыл ягына чыгаруга иреште. Теләчедән Айнур исемле егет Мишә елгасының астыннан торба сузды. Чишмә тирәсен әйләндереп алып, чәчәкләр утыртып матурладылар. Бу эштә авыл халкы да бик булышты. Аеруча Гарипов Мәхмүт,Хөсәенов Заһретдин , Каюмов Илдус, Ситдиков Рәхимулла һәм башка авылдашлар чишмә тирәсен төзекләндерү өчен көчләрен кызганмадылар.
“Үзара салым” программасы буенча быел чишмәбезгә брусчатка җәелде, алдагы елда будка урнаштырылды. Иске Җөри авылы халкы, чишмә турында үз фикерләрен дә җиткерде:
“Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар”, - ди Кәүсария апа Галиулина.
“ Мин дә туган авылымның чишмә суын эчеп үсәм. Өебезгә су кергән керүен. Ләкин чишмә суы башка. Йомшак дияргәме инде… Тәмле, аны эчәсе генә килеп тора. Бер йотсаң, туктап булмый. Шуңа ул миңа газиз һәм кадерле”, -ди 11 сыйныф укучысы Илназ Вахитов.
“Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәбез яшәсен. Алар- Аллаһның адәм балаларына биргән тиңдәшсез байлыгы. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп мәңге челтерәсеннәр”, -дип сөйләде Флюра апа Хәбибуллина.
Нурия Хәбибуллина, Иске Җөри авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев