Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чишмәле авыллар картаймый

Чишмәдән башка татар авылларының яшәешен күз алдына китереп булмый.

Авыл агайлары чишмәләргә бура иңдергән, аларны чистартып торган, аңа килү-китү юлларын тәртиптә тоткан. Аларның исемнәре дә чишмә исеме булып тарихка кереп калган. Буген безнең язмабыз дүрт (“Ибраһим” ,”Камай”, ”Фарһулла”,”Фәһим”) чишмәле Олы Мишә авылы җирлегенә кергән, Түбән Саурыш авылы турында , ягъни “Фәһим” чишмәсе турында булачак.

     Туган ягы белән һәрвакыт бәйләнештә булган кеше генә бәхетле була.  Авылы өчен янып, аның киләчәген уйлап яшәүче авылдашларыбыз бик күп безнең. Шуларның берсе Түбән Саурыш авылы мулласы вазифасын башкарган , бик абруйлы,тәртипле,хөрмәткә лаеклы ,хәзер инде гүр иясе булган Мөхәммәтшин Фәһим Мөхәммәтша улы,  Фәрит абый һәм кызы Найлә апалар гаиләсе. Сөекле әтиләренең изге васыятен үтәп, Найлә апа һәм Фәрит абый  2023 нче елнын июнь аенда бик саваплы эшләр башкарып, шушы чишмәне төзекләндерү эшенә тотыналар.  Тирә-ягын коймалап, беседка , чишмәгә килүчеләр өчен  эскәмияләр ясап куеп, биләмәгә чәчәкләр утырталар. Кайткан саен тәртиптә тоталар алар бу изге чишмәне. Шул хөрмәттән чишмәгә “Фәһим чишмэсе” исеме бирелә.

     Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Җамалетдинов Фиргәт Билалетдин улынында  өлеше бар.Ул чишмәнең тирә ягына вак ташлар җәйдерә,чишмә ачылышында матур итеп чәй табыннары кордырып кунаклар каршылый.Бүгенге көндә башка чишмәләрне дә төзекләндерү өстендә эш алып бара.

Чит җирләрдә, шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз туган якларына кайткач иң беренче чишмә янына баралар. Алар чишмәнең челтер-челтер аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.Кайткач тәмләп чәй эчәргә дип ,үзләре белән зур савытларда су алып китәләр.

    Чишмәне шундый күркәм төскә җиткерүдә бик күп көч салган  Фәрит абый белән Найлә апа гайләләренә зур рәхмәт!!!.Менә шундый туган төбәкләре өчен янып-көеп яшәүчеләр булганда, чишмәләр төзекләндерелгәндә, авыл да  гөрләтеп яши әле.

    Һәм язмамның аһырында Фәһим абый кызы Найлә апанын чишмәдәге тактага язылган матур шигырь юллары белән тәмамлыйм...

                   Бала чагым үткән сукмаклардан,

                   Килдем кабат суын эчәргә.

                   Яңарткачтын көязләнеп калдың

                    Күренәсең әллә кайлардан.

Еш килмисең диеп үпкәләмә чишмәм,

Кимемәсен синең суларың.

Бала чагын эзләп килерләр әле,

Минем кебек тагын,дусларым.

                        Менә килдем синең яннарына,

                         Иелеп эчәм тәмле суларың.

                         Суың салкын ,ә йөрәктә сагыш,

                         Эчкән суың басар сагышны.

Сусауларым белән бәлки бергә,

Сагынуларым бераз басылыр

Әй чишмәм,мең-мең рәхмәт сиңа,

Син бит минем бала чагым асылы.

 

Мәгълүмати   ярдәме өчен Гөльназ Закиевага да олы рәхмәтемне җиткерәм. Олы Мишә мәдәният йорты җитәкчесе, Фидания Абдуллина.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев