Чисталык, матурлык турында районда яз башыннан сөйләшә башласак та, тирә-юнебезне пычратудан туктамыйбыз.
Чүп-чарны каргалар, этләр ерта алмый торган итеп савытларга салып чыгарсак, кемдер алыр әле, дип, чүпне, буш шешәләрне юл кырыйларына ташламасак әйбәт булыр иде. Инде карлар эреп бетте, капка төпләребезне матурлап тырмалап, себереп куыйк! Матурлыкны, чисталыкны бергәләп саклыйк, райондашлар!
Нет комментариев