Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дебют спектакле уңышлы үтте

20 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елына багышлап үткәрелгән театр фестивале кысаларында әлеге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәйлән” театр төркеме тарафыннан язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” драмасы күрсәтелде.

Мәдәниият йорты директоры Диләфрүз Белозерова тарафыннан куелган спектакльне тамашачылар, район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары  бик җылы кабул итте һәм азактан үзешчән артистлар чыгышын зур  алкышларга күмде. Диләфрүз спектакльдә төп рольне үзе башкарды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, режиссер буларак бу Диләфрүзнең дебют спектакле. Ул быел Казан театр көллиятен тәмамлап, яшь белгеч буларак районыбызга эшкә кайтты. Аңа эшендә иҗади уңышлар теләп калабыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев