Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Декабрь атлый алга..

Ак карларын буранлатып, Декабрь атлый алга..

Ак карларын буранлатып,
Декабрь атлый алга..
Кышта ала үз хокукын-
Үз көен сала җайга.

Булыр карда,ак буранда,
Кыш булмас кар,бурансыз...
Тик тынычлык кирәк җиргә-
Яшәүеләр авыр ансыз !

Кайдадыр шартлау янгырый,
Тынгысыз ата таннар...
Һәлак була иле өчен-
Батырлык кылып җаннар .

Аямыйча үз -үзләрен,
Алга бара батырлар...
Җинү булыр безнен якта !
Җинү яулап кайтырлар.

Ярдәм итик -кемнәр ничек..
Ярдәм кирәк ,кыш алда ...
Бер нәрсәдә артык булмас-
Туганнарыбыз анда.

Яхшы хәбәр көтә күнел,
Исән -имин булсыннар !
Илдән килгән,өйдән килгән-
Җанны җылытып торсыннар !
Җәүдәт Мөхәмәтшин .16.12.2024 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев