Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Догачы әби

Бүген Түбән Саурыш авылында яшәүче Мәймүнә Гарифулла кызы Сәмигуллинага 90 яшь тулды.

Шушы уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов тәбрикләде. Алар юбилярны олы юбилее белән ихлас котлап,  Россия Федерациясе Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, чәчәкләр һәм Олы Мишә авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән җылы, йомшак юрган һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Мәймүнә әби бүген күрше-тирәсе, авылдашы Фирдәвес Мостафина ярдәмендә ялгызы гына көн күрә. Яше өлкән булса да, әле дә кибеткә үзе йөри,  җәй көне капка төбенә чыгып утырырга, табигать белән хозурланырга ярата икән. Фирдәвес ханым әйтүенчә, берәүне дә үз догасыннан калдырмый ди.
Сугыш чоры яшүсмере, тыл ветераны Мәймүнә әби язмышы турында тулырак “Теләче” газетасыннан чираттагы саныннан укып белергә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев