Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Документларны гына алып чыга алдык...

13 июнь көнне Теләче районы Үзәк авылында төнлә янгын чыгып, Галина һәм Илнур Валиуллиннарны йортсыз калдырды. Кирпеч йорт янгында бөтенләй янып беткән. Мин шалтыратканда, аларның район үзәгендә кирәкле белешмәләр артыннан йөрүләре иде.

– Бөтен авыл халкы җыелып килеп, янгын урынын чистарттык. Үзебез әлегә йә әниләрдә, йә малайларда яшәп торабыз, – диде Илнур абый.Әле ярый балалар йокламаган иде, төтен исен алар сизеп алган. Мондый хәлгә бер дә ышанасы килми әле, безнең белән булмаган кебек. Төтенне аралап өйгә кереп, документларны алып чыктык. Башка әйберләр янып бетте.

Гараж белән сарайлары янгында зыян күрмәгән. “Өен, авыр булса да, салырбыз анысы, исәнлек кирәк. Сезнең газета аша шушындый авыр вакытларда ярдәмнәре өчен күрше-күләнгә, авылдашларга, туганнарыбызга, дусларыбызга, район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә, аеруча Ленар Тимерхановка, авыл җирлеге башлыгы Вальтер Николаевичка, машина белән булышкан шоферлар - Ренат, Ирек, Зураб, Ильяга, “Агрохимсервис” оешмасы җитәкчесе Ленар Сабирҗановичка, оешманың трактористы Хәйдәргә олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Район халкына, күрше-тирә авыллардан, башка районнарда яшәүчеләрдән ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәтләребез. Ходай аларга көтмәгән урыннардан малларын арттырсын, тынычлыкта гомер итсеннәр. Беркемгә дә мондый кайгыларны күрергә язмасын, – ди Галина апа.

Валиуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Ак Барс картасынын реквизитлары:

А 2200 5301 2797 9862  (Ильнур Валиуллин, тел.: 89083427660)

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X