Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ел символын кем яхшы ясаган?

Район күләмендә “2022 елның символын чагылдырган” кул эшләре бәйгесе старт алган иде.

Шәтке, балалар иҗат үзәгеннән һәм  Теләченең икенче, өченче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалардан кул эшләре аеруча күп килгән.  Район мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге һәм  район ветераннар Советы үткәргән бәйгегә, 22 декабрь көнне нәтиҗә ясалды.  Җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район ветераннар Советы җитәкчесе Шамил Бурганов һәм  балалар иҗат үзәге методисты Эльза Ибрагимова тәбрик итеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Башлангыч мәктәпләр арасында беренче урынга Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбеннән Ралия һәм Рания Хуҗиналар лаек булды, икенче урында балалар иҗат үзәгеннән Әнәс Нәбиуллин, өченче урында Шәтке урта мәктәбеннән  Евгений Никитин.

Балалар бакчалары арасында беренче урынга Теләче авылының  өченче номерлы бакчасыннан Әмир Хафизов, икенче урында  Баландыш авылы  балалар бакчасыннан Кәрим Сибагатов, өченче урында Үзәк балалар бакчасыннан Сәйлән Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев